Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республика территориясендә калдыкларны утильләштерү эшчәнлеген үстерү турында фикер алыштылар. Министр Александр Шадриков Көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итүче региональ оператор һәм Татарстанда каты коммуналь һәм сәнәгый калдыкларны эшкәртү өлкәсендә бизнес җәелдерүче эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.
Каты коммуналь калдыкларны аерып туплау һәм җыю мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде. Үзенең чыгышында министр киңәшмәдә катнашучыларның иътибарын эшкәртелә торган калдыклар өлешенең түбән булуына бәйле вәзгыятьне уңай якка үзгәртү зарурлыгына юнәлтте. Шулай ук, ул билгеләп узганча, вәзгыятьне фәкать каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю системасын үстерү, күмелә торган калдыклар өлешен киметү һәм калдыклар белән эш итү базарында катнашучыларның барысының да килешеп эшләве хисабына гына үзгәртергә мөмкин.
"Татарстан Республикасында куелган бурыч – максималь эшкәртү. Минем уйлавымча, уртак тырышлык нәтиҗәсендә без куелган мәсьәләне хәл итүдә конструктив диалогка ирешербез", – диде министр.
Очрашу йомгаклары буенча калдыклар белән эш итү базарында катнашучылар арасында алга таба партнерлык мөнәсәбәтләрен төзү турында карар кабул ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте