Җыештырырга – бөтен гаилә белән! Нурлат шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Татьяна Чибидина укучыларга гына түгел, ә аларның ата-аналарына да шундый чакыру белән мөрәҗәгать иткән. Газиз районда әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итү максатында укытучы "Әти, әни, мин – экогаилә" акциясенең инициаторына әйләнгән. Мәктәп укучыларының 50дән артык гаиләсе табигать саклау акциясенә кушылган. Аунап яткан шешәләр, пакетлар, консерв савытлары ял итәргә яки авылга кунакка барганда юл буйларыннан җыеп алынган. Сатдаровлар гаиләсе чүпне Кондырча ярларыннан, Красковлар гаиләсе Заречный поселогында Чирмешән ярыннан җыйган. Ключи поселогы тирәли укучы Гүзәл Усманова туганнары тырышлык күрсәткән. Акцияне оештыручы билгеләп узганча, чүпнең бөтен җирдән табып алынуы көендергән. "Олы Чирмешән елгасы Нурлат районында бердәнбер махсус сакланучы территория булып тора. Ләкин, райондагы баш елганың матур ярлары һәм аның кушылдыклары ял итүчеләрне һәм балыкчыларны үзенә җәлеп итә, ә алар үзләреннән соң чисталык турында кайгыртмыйлар, – дип ассызыклады Татьяна Чибидина. – Минем уйлавымча, шушындый командалар тырышлыгы белән без якташларны ял итү урыннарын чүпләмәскә өнди алырбыз һәм табигый ресурсларны уртак саклау идеясе хакында җәмгыятькә җиткерә алырбыз".
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте