"Мәктәп эко-патруле" ДМС – чүплекләргә каршы көрәшә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы укучылары санкцияләнмәгән чүплек урынын һәм аның сәбәпчеләрен ачыклады. Укучылар экологларга фотоматериаллар тапшырды, аларда сәнәгать предприятиесенә янәшә торучы территориядә стихияле чүплек урыны теркәлгән. Аларга шулай ук автомашинадан төзелеш калдыкларын ташлау фактын видеога да төшереп алу мөмкин булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре урынга чыккач, табигать саклау законнары бозылу факты расланды. "Калдыклар түгелүгә юл куйган авто хуҗасына карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ эзләтү эше кузгатылды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 98 кв.м. тәшкил итте, предприятиегә җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде", – сөйләде экологлар. Хәзерге вакытта санкцияләнмәгән чүплек урыны оператив рәвештә тәртипкә китерелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International