Әлмәт районында 160 кв. м. чүплек бетерелде

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Быелның май аенда Әлмәт районының Түбән Мактама штп төзелеш калдыклары белән чүпләнгән территория ачыкланды. Калдыкларны законсыз урнаштыру урыны 160 квадрат метр тәшкил итте. Морфологик составы буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ремонт эшләре алып барылган шәһәр учреждениесен ачыклады, соңыннан – хокук бозучыларның эзенә төште. Чүп ташлаган подряд оешманы инспекторлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартты. Хәзерге вакытта санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International