15 сентябрьдә республиканың барча территориясе буйлап генераль өмә узачак. Бөтендөнья чисталык көне кысаларында Татарстан "Илнең генераль өмәсе", "Яшел Россия" һәм "Булдырырбыз!" экология акцияләренә кушылачак. Иҗтимагый, студент оешмалары, бизнес-структуралар, экология мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр катнашындагы табигать саклау чаралары түбәндәгечә узачак:
– Нурлат шәһәрендә ("Дуслык" скверы, Югары Нурлат татар зираты);
– Чистай шәһәрендә (Жуковский урамы, Ибраһимов урамы, 76);
– Түбән Кама шәһәрендә (Подборное күле, "Гаилә" паркы, Подборное күле янәшәсендәге урман паркы);
– Зәй шәһәрендә ("Энергетик" МЙ скверы, Р.Ш.Фәрдиев ис. парк);
– Алабуга ш. (Шумиха елгасы янәшәсендә).
Республика башкаласында өмәләр Урта Кабан күлендә, Имәнлек урамындагы урман паркында узачак. Ә генераль өмәнең үзәге "Зәңгәр күлләр" МСТТ территориясендә урнашачак. Рес география җәмгыяте әгъзалары сулык төбен чистартачак, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары иң актив катнашучылар арасында призлар уйнатып, иҗат программасы белән тәэмин итәчәк. Биредә үк макулатура, пластик тара һәм яраксыз батарейкалар кабул ителәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте