Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Табигать саклау нормаларының бозылуын Түбән Камада яшәүче кеше телефон камерасына теркәгән. Фотодан күренгәнчә, изоляция материаллары калдыкларын төягән КамАЗ машинасы күпкатлы йорт яныннан китеп бара. Соңыннан – шәһәр читендә – калдыклар туфракка ташлана. Автотранспорт хуҗасын ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту өчен ТР Экоминистрлыгы инспекторлары тарафыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенә гарызнамә җирбәрелде. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 8.2 ст. административ җаваплылык каралган.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнарының бозылуы турында фото яки видео теркәп оператив мәгълүмат җибәргән гражданнарга акчалата түләүләр гамәлгә ашырыла. Түбән Камада яшәүче кеше тапшырган мәгълүматы өчен 1,5 мең сум акча алачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте