ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Нокса елгасына агынты ташлану фактын ачыклады. Канализация ерылуы турында хәбәр Министрлыкның "кайнар линия"сенә алынды.

Чүпне сортларга аеру өчен системалы якын килү һәм шартлар тудыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү. Чистай районында яшәүчеләр табигать саклау ведомстволары җитәкчеләренә шушындый һәм башка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Яр Чаллының 31 номерлы мәктәбенең 7 сыйныфында укучылар әйләнә-тирәлек объектларын тикшерүнең заманча методлары белән танышты. Балалар Ык буеның махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясендә булдылар. 

Башкортостан башкаласында 2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмәләр комплексында  III Халыкара экология форумы узачак. Чара программасында – экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, пленар утырышлар, семинарлар, табигать саклау темаларына дискуссияләр, мөмкин булган акцияләр һәм флэшмоблар. Форумның максаты – илнең табигый байлыкларын саклау проблемасына игътибар юнәлтү, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, экологик үзаң тәрбияләү.

14 яшьтән 35 яшькәчә булган кешеләр Яшьләрнең "Коррупциягә каршы бергәләп!" халыкара коррупциягә каршы социаль реклама конкурсында катнаша ала. Максаты – яшьләрне коррупция күренешләрен профилактикалау максатларында социаль реклама эшләү һәм аннан файдалану эшенә җәлеп итү, җәмгыятьнең халыкны коррупциягә каршы агарту эшендә прокуратура органнары һәм дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итүдә эш тәҗрибәсе формалаштыру, Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан яшьләрен коррупцияне профилактикалауда катнашуга җәлеп итү.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанның Төньяк төбәгендә 660 квадрат метр җир чүп-чардан арындырылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән рәвештә булдырылган чүплек урыннары юкка чыгарылды. Республиканың төньяк өлешендәге муниципальрайоннарның территорияләрен очкыч ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның 123 очрагын ачыклады.

"Киләчәк өчен бер минут" халыкара экологик видеороликлар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә.

Гаепләрен таныдылар һәм шунда ук бетерделәр. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль инспекторлары калдыкларның морфологик составын тикшереп, республиканың Буа һәм Тәтеш районнарында чүплек барлыкка килүдә гаеплеләрне оператив ачыклады.

Әлмәтнең 23 номерлы "Менеджер" мәктәбендә "Табигать хаталарны кичерми" темасына экология дәресе узды. Белем бирү дәресен мәктәп укучыларының экология законнары турында күзаллауларын киңәйтү максатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уздырды.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Волонтерлар, ихтыяри затлар, гомуми белем бирүче оешмаларның активистлары, тимурчылык отрядлары вәкилләре һәм эшләүче яшьләр. Балаларның һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмаларының шәһәр бәйрәменә Яр Чаллыдагы барча иҗтимагый хәрәкәт активы җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International