Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары Зәй муниципаль районында рейд караулары уздырды. Белгечләр тарафыннан 7 җитештерү базасы территориясендә табигать саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды: әлеге урыннар көнкүреш калдыклары, ботаклар, кирпеч ватыклары, кара металл ломы белән чүпләнгән иде
"Без – табигать дуслары" – Арча районының Үчәле балалар бакчасында шундый шигарь белән конкурслы, викториналы һәм театральләштерелгән тамашалы, кызыклы, истә калырлык һәм гоманлы бәйрәм узды.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 2114 мөрәҗәгать килде. Шулардан 962 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 423 – "Халык контроле" системасыннан, 375 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 354 мөрәҗәгать алынды.
Тагын ике чүплек урыны ачыкланды һәм экологлар таләбе буенча юкка чыгарылды. Экологик мониторинг кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Татар Сараланы авылында көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән урынны ачыклады.
Алабуга районында ташландыкларны тирәнтен эшкәртү чараларын тормышка ашыру эшенә комплекслы якын киләчәкләр. Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "САРИЯ Био-Индастрис Волга" ҖЧҖ һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте арасында өч яклы килешүгә кул куелды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Алабуга шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Күчмә киңәшмә кысаларында ведомство башлыгы "Алабуга" махсус икътисад зонасының табигать саклау эшчәнлеге белән танышты, шулай ук "Роквул-Волга" ҖЧҖнең җылылык изоляциясе материаллары җитештерү һәм "Кастамону Интергрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖнең агач эшкәртү урыннарын карады.
Бүген Питрәч районының Иске Шигали авылында экологлар таләбе буенча санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде. ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чүплек өемен квадрокоптер ярдәмендә ачыклады.
Республикада яшәүче, битараф булмаган һәркем яшелләндерү һәм төзекләндерү эшендә катнаша ала. Республикадагы санитар-экологик икеайлык кысаларында агачлар утырту һәм территорияләрне җыештыру акцияләре дәвам итә. Әйтик, Лениногорскида 2 га урында 1500 яшь чыршы үсентесе утыртылды. Ылыслы үсентеләрне Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре бүлеп бирде.
Апас муниципаль районында җитешсезлекләрнең бетерелүен тикшерүгә багышланган рейд булды. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Табар-Черки авыл җирлегенә элегрәк бирелгән күрсәтмәнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Казанның Локомотив комлыгында шундый исемле акция узды. Чара кысаларында волонтерлар, "Чиста булачак" хәрәкәте тарафдарлары, РГО вәкилләре Идел елгасының яр буе территориясен тиешле санитар торышка китерде.