ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Мишә елгасына барганда каршылык тудыра торган ике метрлы металл койма сүтелде. Экологлар күрсәтмәсе буенча Лаеш районының Егорьев авыл җирлегендә су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеге тудырылды.

23 май көнне, 11.00 сәгатьтә Чистай шәһәре башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур., 46) гражданнар кабул ителәчәк. Халыкның экологиягә кагылышлы сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк.

Кәгазь белән пластикны – эшкәртүгә, батарейкаларны – утильләштерүгә. Калдыкларны аралап җыю кирәклеге турында мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнеп үсәләр. "Эковесна-2018" акциясе кысаларында Буа шәһәренең "Светофорик" балалар бакчасында экологик бәйрәм оештырылды. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр укытучылары җитәкчелегендә экологик әкияткә инсценировка күрсәтте, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәсәң нәрсә буласы һәм чүпне сортларга аеруның әһәмияте турында сөйләде.

Лениногорскиның 14 номерлы мәктәбендә икенче ел рәттән Бөек Ватан сугышы ветераны, Лениногорскиның мактаулы гражданины Николай Николаевич Степанов исемендәге конференция узды. Лениногорскиның 4, 8, 11 номерлы мәктәпләрендә, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Соколка мәктәп-интернаты"нда, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен 10 номерлы Бөгелмә мәктәбе"ндә укучылар 4 номинация буенча фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте: иҗади гаилә, тарихи-географик юнәлеш, табигать һәм экология, төбәкне өйрәнү. Тикшеренү эшләренең күпчелеге табигать һәм экология бүлегендә күрсәтелде.


18
май, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы вәкилләре бүген Казанда калдыклар белән эш итү системасы белән танышты. Делегация составында: Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров, Санкт-Петербургның Хокук яклау советы җаваплы сәркатибе Налатия Евдокимова, Россия Гринписының халыкара дәүләткә карамаган оешмасы бүлеге башкарма директоры Сергей Цыпленков һәм даими комиссия эксперты Алексей Киселев. Делегацияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре һәм башкалар озата йөрде.

Табигатьтә һәм кеше тормышында суның әһәмияте турында хәзер инде Комлы Ковалның "Золотой ключик" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да белә. Тәрбиячеләр белән берлектә балалар өчен экологик-агарту акциясен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Юлия Шиһапова уздырды. Су һәм аның үзлекләре, ресурсларга карата сакчыл мөнәсәбәт зарурлыгы һәм аларның яшәешне саклаудагы әһәмияте турында сөйләп, эколог балаларның белемен тәҗрибәдә – нарат үсентеләре утырту, мастер-класслар, конкурслар, викториналар һәм интерактив уеннар нигезендә беркетте.

Татарстан укучылары экологларга ярдәм итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасына заявкалар актив рәвештә килүен дәвам итә. Ел башыннан бирле республика укучылары үзләренең телефоннары ярдәмендә 1 мең тирәсе санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәгән. Әлеге бозу очракларына кагылышлы фото һәм видео-хәбәрләрнең барысы да экологлар тарафыннан каралды. Хокук бозучыларга карата күзәтчелек чаралары күрелде.

Туган шәһәрендә яки районында иминлекле экологик торышны сакларга булышып, мәктәп укучылары конкурс баллары туплый. Көзен "Мәктәп эко-патруле" конкурсында җиңүчеләр аталачак, әлеге программаны оештыручылар булып республиканың Экология һәм табигый ресурслар, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары тора. Катнашучылар – Татарстандагы әйләнә-тирәлекнең пырану проблемаларына битараф булмаган меңнәрчә 1-11 сыйныф укучылары.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өмә барышында экологлар һәм активистлар барча республика буенча 44 кубометр чүп җыйды. "Эковесна-2018" кысаларында республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман, Идел аръягы, Ык буе, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәләре белгечләре, башкарма комитетларның вәкилләре, оешмаларның хезмәткәрләре территорияләрне җыештырырга чыкты.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләр бозылуны кисәтү һәм ачыклау максатында Түбән Кама районы буенча рейд уздырылды. Чара барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның биш фактын ачыклады.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районы белән чикләшкән урында Тынычлык бистәсе янәшәсендә комны законсыз алу очрагын чикләде. Рейд Министрлыкның кайнар линиясенә гражданнардан килгән хәбәр нигезендә уздырылды. РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге урында ике йөк самосвалы һәм экскаватор-төягеч тоткарланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International