Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казан дәүләт аграр университеты арасында бүген хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды. Тантаналы чарада Казан дәүләт аграр университеты ректоры в.б. Айрат Вәлиев һәм Татарстанның экология министры Александр Шадриков катнашты. “Безнең алда киләчәк буын экологларын тәрбияләү бурычы тора. Алар безнең иртәгәсен билгели. Безнең уртак эшебез нәтиҗәле һәм уңышлы булыр, дип өметләнәм”, – дип билгеләде табигать саклау ведомствосы башлыгы.

“Сез җитәкләгән ведомство белән хезмәттәшлек итүе безнең өчен бик мөһим һәм актуаль. Безнең булачак белгечләрнең эшчәнлеге туган төбәкнең табигать байлыкларын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән. Тәҗрибә аларга үз һөнәрен җирдә сынап карау мөмкинлеген бирәчәк, алга таба казанышлар өчен яхшы нигез булып хезмәт итәчәк”, – дип ассызыклады Айрат Вәлиев.

Документка кул куелганнан соң урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 1 нче курс студентының чыгышы тыңланды. “Илебез киңлекләре зур да, ямьле дә, ләкин шул ук вакытта яклаусыз да. Булачак эколог буларак, мин Татарстан Республикасының һәм тулаем алганда Россиянең әйләнә-тирәлеген саклауга үз өлешемне кертергә теләр идем”, – дип сөйләде Дмитрий Иванов.

Тулаем алганда, очрашу кысаларында яклар табигать саклау ведомствосы базасында белем бирү йортында укучы студентларның эш тәҗрибәсе алуын оештыру турында сөйләште, студентларны министрлык эшчәнлеге, аның структур бүлекчәләре белән таныштырдылар һәм хезмәттәшлек итүнең алга таба юнәлешләре билгеләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International