Бөтендөнья чисталык көнендә 35 меңгә якын Татарстан халкы катнашты

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

34636 кеше катнашында һәм 691 тонна җыелган калдык. Узган ялларда узган Бөтендөнья чисталык көне нәтиҗәләре шундый. “Илнең генераль өмәсе”, “Яшел Россия” һәм “Булдырырбыз!” экологик акцияләр кысаларында үткәрелгән чараларга республиканың барлык районнарында яшәүчеләр кушылды.

Беренче тапкыр, 2018 елда, Бөтендөнья чисталык көне кысаларында чаралар дөньяның 163 илендә узды, Россиянең Камчаткадан алып Калининградка кадәр булган территориясе дә кушылды.  Өмәләр, экологик фестивальләр, квестлар, чишмәләрне торгызу һәм елгаларны чистарту буенча чаралар иҗтимагый, студент оешмалары, бизнес-структуралар вәкилләре, шулай ук экология мәсьәләләренә битараф булмаган гражданнар катнашында узды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International