“Туган як табигате” һәм “Россиянең экологик урыннары”. Конкурста катнашу өчен иҗади эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

“Туган як табигате” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы һәм “Россиянең экологик урыннары” дип аталган фоторәсемнәр конкурсы игълан ителде. Сәнгать эшләнмәләре электрон рәвештә 2018 елның 15 ноябренә кадәр http://www.эко2018.рф сайтында кабул ителә. Конкурсларны оештыручылар – “Содействие” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Эко2018.рф интернет-порталы.

Конкурс эшләренең тематикасы – туган якның тыюлыклы почмаклары, табигатьтәге яраткан урыннар, сакланылучы үсемлекләр һәм хайваннар, табигать һәйкәлләре, экологлар һәм волонтерлар үткәрә торган чаралар.

“Туган як табигате” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы яшь буенча өч төркемгә бүлеп үткәрелә:

- 7-9 яшьлек катнашучыларның эшләре;

- 10-14 яшьлек катнашучыларның эшләре;

- 15-18 яшьлек катнашучыларның эшләре.

“Россиянең экологик урыннары” дип аталган фоторәсемнәр конкурсында 7дән 99 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.

Конкурсларда катнашу кагыйдәләре белән http://www.эко2018.рф сайтында һәм +7 (985) 198-78-38 телефоны аша (Сигорская Юлия Александровна) җентекләп танышырга мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International