Александр Шадриков республика прокуратурасында ведомствоара киңәшмәдә катнашты

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Табигатьне саклау законнары бозылуның 4600дән артык очрагы ачыкланган. 160 миллион сумнан артыграк суммада административ штрафлар түләттерелгән. Бүген Татарстан Республикасы прокуратурасында хокук саклау һәм тикшерү органнарының аерым сакланучы табигать территорияләре, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану турында законнарның үтәлеше өлкәсендәге хокук бозуларга каршы тору буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләренә кагылышлы ведомствоара киңәшмә булды. Киңәшмәдә Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Россия Федерациясе Прокуратура университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Фәрит Хисаметдинов, Татарстан Республикасының хокук саклау органнары һәм табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Экология өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү практикасы турында доклад белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александар Шадриков чыгыш ясады. Табигатьне саклау прокуратуралары, республика прокуратурасы, РФнең ТР буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, агымдагы елда әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча 22 җинаять эше кузгатылды, дип билгеләп үтте ул.  “Шулай ук зур суммада зыян китерелүгә карамастан, җинаять эше кузгатудан баш тарту фактлары да бар”,– дип өстәде Александр Шадриков. Агып төшүче суларның пычрануына юл куймауга аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтелде. Квадрокоптерлар һәм фотокапкыннар кулланып, ташландык суларны агызуда гаеплеләр ачыклана. Хәзерге көнгә су объектларына якын килүне чикләүнең 50 фактына чик куелды.

Киңәшмә йомгаклары нигезендә, ведомствоара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча алга таба башкарыласы эшләр билгеләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International