“Идел елгасын саклап калу һәм пычрануына юл куймау” өстенлекле проекты кысасында тормышка ашырылучы чаралар, мониторинг системасы, өслектәге суларга экологик һәм экоаналитик контроль, табигатьне саклау законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында бүген “Идел – Россия символы!” дип аталган “түгәрәк өстәл” барышында фикер алыштылар. Бу чара IX “Чиста су. Казан” конгрессы кысасында уздырылды. “Республиканың су объектларын, шул исәптән аларның биологик төрлелеген саклап калу – безнең өстенлекле бурыч. Бүген монда җыелганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Уртак мәсьәләне хәл итү өчен, безгә ведомствоара һәм фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү кирәк”, – дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камалов.
“Түгәрәк өстәл” эше барышында су ресурслары тармагының актуаль һәм өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Россия Фәннәр академиясенең Су проблемалары институты директоры урынбасары Владислав Полянин су объектларының диффуз пычрануы проблемасы һәм аны чишү юллары турында доклад ясады. Сулыкларны саклаучы урман утыртмалары булдыру буенча башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов сөйләде. “Агымдагы елда министрлыкка буйсынучы учреждениеләрдә саклагыч урман утыртмалары 2470 гектар мәйданда, шул исәптән сулыкларны саклаучы урман утыртмалары 50 гектардан артык утыртылды”,– диде ул. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова республика елгаларының пычрануын булдырмау буенча табигать саклау чаралары, уздырылган контроль-күзәтчелек чаралары, шулай ук ташландык суларны чистарту өлкәсендә кулланылучы технологияләр турында сөйләде. Катнашучылар су объектларын саклау, судан экономияле һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Монда тәкъдим ителгән тикшеренүләр “Чиста су. Казан” IX конгресс йомгаклары буенча чыгарылган мәкаләләр җыентыгына кертелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте