“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә IX махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Чиста су. Казан” конгрессы ачылды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский сәламләде. “Татарстан Республикасы – Россиянең иң күп сулы төбәкләреннән берсе. Хәзерге заманда яшәүчеләр буларак бүген безнең бурыч – суның сыйфатын саклап калу, – дип билгеләп үтте ул.– “Чиста су. Казан” тәҗрибә алмашу өчен тиңсез мәйданчык булыр, дип уйлыйм”.
Пленар утырышта илебезнең төп елгасы Иделне саклау һәм аннан рациональ файдалану турында сөйләштеләр. “Соңгы елларда барлык мәнфәгатьле ведомстволар республиканың муниципаль районнары белән берлектә Иделгә төшүче антропоген йөкне җиңеләйтү буенча шактый эш башкарды. Идел бассейнындагы иң зур су объектларының 3853 километр озынлыгында яр линияләре төгәлләштерелде, 50 метрлы яр буе линиясендәге җир кишәрлекләре дәүләт кадастр исәбенә куелды, суны саклау законнары бозылуны ачыклау буенча зур эш эшләнде – су объектларына һәркемнең якын килә алуын тәэмин итү өчен, 800гә якын законсыз корылма сүттерелде”,– дип белдерде үз чыгышында Егор Тарнавский. “Иделне савыктыру” төбәк проектын тормышка ашыруның Татарстан өчен әһәмиятле мәсьәлә булуына да басым ясады ул. Проект кысасында 2025 елга кадәр 46 чараны гамәлгә ашырырга тәкъдим ителде, шуларның 42се чистарту корылмаларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Идел бассейнында су хуҗалыгы эшчәнлеген тәэмин итүдә фәннең роле турында доклад белән Казан федераль университеты профессоры, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Венера Латыйпова чыгыш ясады. Диффуз сулар агып төшүнең начар тәэсире проблемасына пленар утырыш барышында аерым игътибар бирелде. Россия Фәннәр академиясенең Су проблемалары институты директоры урынбасары Владислав Полянин билгеләп үткәнчә, Идел елгасы бассейнына агып төшүче барлык пычрак суларның 50 проценттан ким булмаган өлешен диффуз чыганаклар суы тәшкил итә. “Хәзер институт диффуз пычрануны киметү концепциясен төзү белән шөгыльләнә. Пычраклык чыганакларын йогышсызландырудан һәм алар турындагы мәгълүматларны системага салудан, шулай ук геомәгълүмат системасын һәм электрон мәгълүмат базасын төзүдән гыйбарәт булган беренче этап гамәлгә ашырыла”,– диде докладчы. Киләчәктә бу система нинди дә булса параметр үзгәрүнең Идел бассейнындагы суның сыйфатында ничек чагылганын ачык итеп күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте