Тукай районы балалар бакчасында экологлар кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш турында сөйләде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Табигать өчен нәрсә яхшы да нәрсә начар? Сорауга җавапны Тукай районындагы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр эзләде. Алар өчен дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Әңгәмә барышында экологлар балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның мөһимлегенә юнәлтергә тырышты һәм без кылган гамәлләр белән табигатьнең хәле арасындагы бәйләнеш турында сөйләде.  “Уйлап карагыз әле: чүп-чарны елгага ташласагыз, нәрсә булыр иде? Дөрес, су пычраначак, ә балыкларга кыен булачак”,– дип аңлатты Чулман буе ТИ хезмәткәре Владимир Мозаффаров. Дәрес урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау һәм экологик викторина уздыру белән дәвам итте. “Балаларны тәрбияләгәндә, без баланың игътибарын табигатьнең бик кадерле булуын һәм үзен аның бер өлеше итеп тоярга кирәклеген аңлавына юнәлтергә тиешбез. Әйләнә-тирәлекнең матурлыгын күрә белергә өйрәтергә, шулай ук аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк”,– ди экологлар. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International