Бүген иҗтимагый инспекторлар рәте 33 кешегә артты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә беркетелгән активистларга таныклыкларны Казанның Совет, Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләре биналарында тантаналы рәвештә тапшырдылар.
"Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә һәм ни өчен?" – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу хакта еш сөйләшәләр. Хәзерге шәһәр кешесенең тормышында кошларның роле бермә-бер артты. Шуңа бәйле рәвештә балалар өчен иң яхшы җимлек ясау буенча "Кошларга ярдәм ит" дип исемләнгән россиякүләм конкурс игълан ителә. Чараны оештыручы - "Ясная Поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы. Эшләр 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиесенә тирес саклау һәм җыю өчен билгеләнгән корылмаларының ремонт эшләре 3 млн. сумнан артык суммага төште.
Кама Тамагы районындагы су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлегенә чик куелды. Полиция бүлеге хезмәткәрләре Идел елгасының яр буе полосасында экскаватор-погрузчикка юлыккан. Мәгълүматларны алгач, административ эшне тикшерүгә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары кереште.
Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер генә мәртәбә булса да могҗиза күрергә хыяллана, шул ук вакытта могҗизаларның гелән әйләнә-тирәбездә булуын абайламый да
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә.
"Хранимиры" - бүген сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә сукыр балалар өчен әнә шундый исемдәге китаплар сериясен тәкъдим иттеләр. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Студентларга фәнни тикшеренүләр өчен барлык кирәкле шартларны тудыру һәм гамәли тәҗрибә алуны тәэмин итү. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков республиканың иң зур югары уку йортлары профильле кафедралары, институтлары, факультетлары башлыклары белән очрашты.
2018 елның 4-5 декабрендә Мәскәүдә "Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти җайга салу 2018 Кыш" XVII Бөтенроссия конгрессы узачак. Чараны "Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы" компанияләре төркеме оештыра.
Тиенгә койрыгы нигә кирәк һәм көзен бөҗәкләр кая кача? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәрләре Арчаның 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Без табигатьне беләбез һәм яратабыз" интеллектуаль викторинасын уздырды.