Бүген Спас районы Полянка мәктәбе укучылары «Пчелка-У/хим» эспресс-лабораториясен сынап карады һәм үзләренең проекты нәтиҗәләре турында сөйләде. Мини-экспресс лабораториянең Полянка мәктәбенә очраклы гына килеп эләкмәвен искә төшерик. Укучыларга “Мәктәп экопатруле” республика конкурсында җиңгән өчен бүләк ителгән ул. Мини лаборатория балаларга бик күп бурычларны үтәргә ярдәм итә. Тиңдәшсезлеге шунда: укучылар анда, олыларның контрольлегеннән башка, мөстәкыйль генә эшләргә мөмкин. Әлеге лаборатория инде күп еллар буе мәктәп базасында эшләп, балаларда табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата мәхәббәт тәрбияләүнең ачык үрнәге булып торучы “Безнең йортыбыз – Җир” экологик клубы активистлары өчен чын мәгънәсендә бик зур бүләккә әйләнгән. Проект авторы, биология һәм химия укытучысы Токарева Татьяна Михайловна төрле яшьтәге укучылар өчен берничә программа эшләгән.
Укучылар «Пчелки-У/хим» ярдәмендә тулысынча әзер тест средстволарыннан һәм химик реагентлардан файдаланып, әйләнә-тирә мохит объектларын (һава, су, туфрак, азык-төлек) беренчел тикшерүгә бәйле эшләр башкара. Балалар үзләренең күзәтүләре нәтиҗәләре буенча кибеттән сатып алынган яшелчә һәм җиләк-җимештә нитратлар микъдарының рөхсәт ителгән чик күләмнән артып китмәве, суүткәргечтәге суның һәм газлы булмаган минераль суның җиңелчә генә селтеле мохиткә ия булуы турында нәтиҗәгә килгән.
Мәктәп директоры Ольга Ашмарина сөйләп үткәнчә, әлеге технология күпне белүгә омтылучы актив балалар өчен үзенә күрә бер идеяләр генераторы, экологиягә бәйле һөнәр сайлауда этәргеч булып тора. Мондый мавыктыргыч чаралар уңайлы әйләнә-тирә мохит булдыруга кызыксыну уята, табигатьтә балаларны, экологиягә зыян китермәслек итеп, дөрес тотарга өйрәтә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте