Буа шәһәренең “Солнышко” балалар бакчасында экология белемнәре көне булып узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре педагоглар һәм яшь экологлар белән берлектә уен рәвешендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча мөһим мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышу үткәрде. Сабыйлар экологлар игътибарына әкияти урман һәм урманда яшәүчеләрнең тынычлыгын саклаучы тылсымлы Урманчы турында спектакль күрсәтте. Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре сабыйларга аларның һәркайсында яшеренеп яткан “тылсымлы” эко-көч турында сөйләде. “Сезнең һәркайсыгыз туып үскән төбәгебезнең табигый байлыкларын саклау эшенә үзеннән саллы өлеш кертергә мөмкин: суны саклап тотыгыз, юкка агызып, әрәм итмәгез, тешләрне чистартканда, кранны сүндереп торыгыз, парк һәм скверларда агач-куакларның ботакларын сындырмагыз, өмәләрдә катнашыгыз, кәгазьне эшкәртүгә тапшырыгыз”, – дип өндәде ул балаларны. Шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре балаларны калдыкларны аерым эшкәртү кагыйдәләре белән таныштырды һәм икенчел чималдан эшләп була торган яңа әйберләр турында сөйләде. Чара азагында яшь буалыларга табигатьне саклау фәнен алга таба үзләштерү өчен истәлекле призлар һәм эко-“раскраска”лар тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте