“Табигать лабораториясе”. Чаллыда экологик бүлмә ачылды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген җәмгыятебездә табигатькә, тулаем алганда әйләнә-тирә мохиткә карата чын мәхәббәт хисен яңарту мөһим. Чаллы шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88нче мәктәптә, экологик тәрбия максатыннан чыгып, “Табигать лабораториясе” бүлмәсен ачу тантанасы булып узды. Мәктәпкәчә яшьтәге чукрак балалар Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә экологик бүлмә белән бик кызыксынып танышты. Балаларга заманча приборлар һәм эш кораллары ярдәмендә төрле объектлар төзелешен өйрәнү, тәҗрибәләр үткәрү мөмкинлеген ачу дигән сүз бу. Беренче дәрестә яшь экологлар  микроскоплардан файдаланырга өйрәнде: алар бүлмә гөлләренең яфрак төзелешен бик игътибар белән күзәтте. Шулай ук төрле сыекчалар белән экспериментлар үткәрелде. Мондый дәресләр физик мөмкинлекләре чкиләнгән баланың танып белү характерындагы белемнәрен киңәйтә, иҗади яктан, эстетик яктан үстерә. Табигать белән аралашу процессында балаларда табигатьне саклау теләге генә түгел, күнекмәләре дә булдырыла. Ягъни алар тере объектларны төрле яктан күреп белүгә ирешә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International