Арча үзәк китапханәсе укучылары 35 кг батарея җыйды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Арчада яшәүчеләр “Батарея тапшыр – керпене саклап кал” дигән акциягә кушылды: 1февральдән Арча үзәк китапханәсендә кабул итү пункты булдырылды.  “Телевизор пультында, сәгать, уенчык, фонарьларда батареяләр көндәлек тормышыбызда аерылгысыз “дусларыбызга” әйләнде. Әмма аларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүп чиләгенә ыргыту планетабызның киләчәгенә яный”, – дип сөйләде китапханәдә даими рәвештә экология-агарту чараларын үткәрүче Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре. Туфракка эләккән бер батареянең 20 квадрат метр мәйданны пычратуы исәпләп чыгарылган. Урманда моның хәтле урында ике сукыр тычкан, бер керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны яшәргә мөмкин, дип аңлатылды балаларга.

 Бүгенгә Арча китапханәсендә “Батарея тапшыр – керпене саклап кал” дигән акция кысаларында 35 кг батарея җыелган инде. Акция 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Битараф булмаганнарның һәрбарчасын туып үскән табигатебезне саклау буенча уртак эшкә өеш кертергә өндибез.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International