Әлмәттә санитария-экология икеайлыгы алдыннан муниципалитетлар вәкилләре белән зона киңәшмәсе булып узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

1 апрельдән бөтен республика күләмендә санитария-экология икеайлыгы башлана. Районнар территорияләрен санитария һәм экология ягыннан тәртипкә китерү буенча киң колачлы эшне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә хәл итәчәк.  Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохине саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, массакүләм табигатьне саклау акциясе алдыннан, Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе төбәкләренең әлеге чарага әзерлеген тикшерде. Әлмәт шәһәре башкарма комитетында үткәрелгән киңәшмәдә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Мөслим районнары вәкилләре катнашты.

“Ел саен муниципаль дәүләт җирләрендә чүп өемнәре калкып чыга. Мондый чүплекләрне юкка чыгаруны оештыру һәм чүп өемен барлыккка китерү факты буенча административ җаваплылык районнар һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының җилкәсенә төшә”, – дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров. Ул киңәшмәдә катнашучыларның һәммәсен табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл кылуга һәм санитария-экология икеайлыгын үткәрүгә югары дәрәҗәдә җаваплы карарга чакырды.

 Бүген шулай ук табигатьне саклау ведомствосы җитәкчеләре Чирмешән районында яшәүчеләргә консультацияләр дә бирде әле. Гражданнарны кабул итү, район администрациясе вәкилләре һәм прокуроры катнашында, Чирмешән авылында районның башкарма комитетында үткәрелде.   Чара барышында каты көнкүреш калдыклары полигонының тулуы, Олы Чирмешән елгасын шлюз (гидротехник корылма) төзү программасына кертү, су белән тәэмин итү чыганакларын лицензияләү, файдалы казылмалар чыгару, атмосфера һавасы торышына мониторинг һәм контрольлек мәсьәләләре каралды. Карап тикшерелгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International