Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре белән очрашу булып узды. Министр Александр Шадриков рәислегендәге киңәшмәдә “РосРАО” ФДУП башкарма директоры (Мәскәү ш.) Александр Богуцкий, “РосРАО” ФДУП Идел буе территориаль округы” филиалы (Түбән Новгород ш.) директоры Андрей Балашов, филиал директорының үсеш буенча урынбасары Алексей Голубев, Казан бүлеге директоры Рим Бәдамшин катнашты. Компания вәкилләре эш тәҗрибәсе турында сөйләп, I һәм II класслы хәвефлелектәге калдыкларны утильләштерү ягыннан кайбер тәкъдимнәр кертте. Александр Шадриков, үз чиратында, бу өлкәдә килеп чыгучы мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм итүгә әзер булуны белдереп, калдыкларның мондый төрләре белән эш итү инфраструктурасын булдыру зарурилыгы турында басым ясап әйтте.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте