ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 9072 мөрәҗәгать килде. 4521 – күпчелеге "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша мәктәп укучыларыннан.  "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1253 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 1220 хәбәрләмә каралды. Шәхсән кабул итү барышында – 468, ә язмача 1610 мөрәҗәгать җибәрелде.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Казанның 146 нчы мәктәбендә укучыларда шундый тормыш позициясе тәрбияләнә. Бүген әлеге белем бирү йортында икенче сыйныфта укучы балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 200 кг артык яраксыз батарейка китерде.

Балык Бистәсе районы буенча каты көнкүреш калдыкларыннан торучы 7 санкциясез чүплек урыны бетерелде. Аларның 3се Анатыш, Олы Елга һәм Саескан Тавы авылларында теркәлде, чүплекнең 4 башлангыч чыганагы Балык Бистәсенең үзендә билгеләнде. Тәртипкә китерү урынының гомуми мәйданы – 315 кв. м., күләме 71 куб. м тәшкил итте.

ТР Экоминистрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләренә мәктәп укучыларыннан Түбән Кама һәм Зур Афанас авылы читендәге законсыз чүплек урыны турында хәбәр килде. Әлеге урынга чыккач дәүләт инспекторлары 2 куб м. пыскып ятучы калдыкларга тап булды. "Бу урын безнең игътибарда тора: биредә зур чокыр казылган иде, анда даими рәвештә чүп ташлана һәм яндырыла", – дип сөйләде экологлар.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә калдыкларны санкциясез урнаштыру факты ачыкланды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә җир кишәрлеге милекчесе булган төзелеш предприятиесе вәкиле табигать саклау законнарын бозу турында хәбәр иткән, әлеге территориядә чүплек ачыкланган.

Бүгенге укыту процессында экология аерым фән сыйфатында булмаса да, укучылар экологик проблемаларга торган саен ешрак юлыга. Балаларның кечкенәдән кеше белән табигать арасындагы элемтәне, шулай ук табигатьнең кеше йогынтысында ничек үзгәрә алуын аңлап үсүе мөһим.

Өмәләр - табигатькә сак карашның ачык үрнәге. Экологик тәрбия бирү максатыннан, "ТР Буа шәһәре лицей интернаты (сәләтле балалар өчен мәктәп)" территориясендә экологик өмә узды.

 

"Чиста биттән!" экологик рәсем конкурсы 1-11 сыйныфларда укучылар өчен игълан ителде. 


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Су объектына илтә торган юл ябык", - дип зарланган Түбән Камада яшәүче берәү ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә.

Планетабызның зур өлешен океан, диңгез, күл, елга, боз сулары алып тора. Хәтта болытлар да - су тупланмасы. Кайчандыр, бик күптән, җирдәге бөтен тормыш океанда яралган. Су үсемлекләргә һәм хайваннарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International