Урманнарны саклау – кешелекнең төп экологик бурычларыннан берсе. Бүген бөтен дөнья күләмендә Халыкара урман көне билгеләп үтелә

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бер агач елына 100 кубометр чамасы кислород бүлеп чыгара. Үз “гомере”ндә уртача бер тонна чамасы углекислый газ йота. Тик менә планетабызның “үпкә” саннары гына даими рәвештә кими – планетада һәр секунд саен бер футбол кыры зурлыгындагы урман юкка чыга. Урман һәм аның байлыкларын саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук урманнарның әһәмияте турында җәмгыятьнең хәбәрдарлыгын үстерү максатыннан чыгып, махсус бәйрәм – Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне гамәлгә куелган.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү кысаларында БМО әгъзалары булып торучы барлык илләрнең активистлары яшь агачлар утырта, кешеләрдә яшел байлыгыбызны кайгырту хисләрен уятырдай конференцияләр, семинарлар һәм күргәзмәләр үткәрә.

Урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен биләп тора, аларның гомуми мәйданы 38 миллион квадрат метр тәшкил итә. Җиребездә кеше аягы басмаган урманнарның 70 проценты өч ил: Россия, Канада һәм Бразилия территориясендә, ә экологик системаның 13 проценты сакланылышлы табигый территорияләргә керә. Татарстан Республикасына килгәндә, бездә урманнар мәйданы  1,3 млн. га җирне били (территориянең 17,5% процентын алып тора).

 Урманнар атмосфера составын формалаштыра, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне эшкәртә һәм, су алмашына сизерелерлек йогынты ясап,  ландшафтлар һәм туфракның уңдырышлылыгын саклап, планетаның климатын булдыруда турыдан-туры катнаша.  Моннан тыш урман төрледән-төрле бик күп хайваннарның туып үскән “йорты” булып тора.

Кыскасы, бүген урманнарны һәм аларның байлыкларын саклау бөтен кешелекнең төп экологик бурычларыннан берсенә әйләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International