Табигатьне саклаучы дигән һөнәр бар! Экологлар Казан мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен профориентация үткәрде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Эколог – кем ул? Бу эш өчен нинди һөнәри сыйфатларга ия булырга кирәк? Әлеге һөнәр иясе көн саен нәрсә белән шөгыльләнә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева һәм биология фәннәре кандидаты Эльвира Нәбиева Казан шәһәре 111нче урта гомуми белем бирүче рус-татар мәктәбе өлкән сыйныф укучыларының әнә шундыйрак сорауларына җааплар бирде. “Эколог вазифасына су, җир, һава торышын, сәнәгать калдыкларының үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләргә йогынтысын өйрәнү, атмосфера һавасына чыгарылган пычрак матдәләр күләмен билгеләү керә. Ул табигатьтәге теләсә кайсы тискәре күренешләрне  тикшерә, аларның сәбәпләрен һәм кисәтү ысулларын билгели. Шулай ук экологик экспертиза ясамыйча һәм аның уңай нәтиҗәсен өйрәнмичә генә бер генә төзелеш тә башланып китми”, – дип билгеләп үтте Анна Апанаева.

Яшьләрнең күзләрендә кызыксыну күреп алу – һәрвакыт бик күңелле. Өлкән сыйныф укучылары әңгәмәгә бик теләп кушылып, төрле темалар: су җитмәү, экологик катаклизмнар, һөнәр сайлау темалары буенча рәхәтләнеп фикер алышты. Һөнәр сайлау кеше мәнфәгатьләренә турыдан-туры бәйле. Экологиягә бәйле хезмәт әйләнә-тирә мохиткә файда китерергә һәм  сәяхәт итәргә яратучыларның күңеленә бик хуш киләчәк, дип аңлатылды быел мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга җыенучы егет-кызларга.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International