Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез җылы котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм көнендә без тиңдәшсез һөнәрләре тирән белемнәр һәм үз эшенә иксез-чиксез тугрылык белән сугарылган кешеләрне хөрмәтлибез. Геолог көне һәрвакытта үзләренең гомерен бик тә мөһим һәм кирәкле тармакка – җир асты биләмәләрендә разведка-эзләү эшләрен алып баруга багышлаган кешеләрнең тормышында әһәмияле вакыйга булып торды һәм хәзер дә шулай булып кала. Икътисади иминлек һәм гражданнарыбызның социаль тотрыклылыгы нәкъ менә сезнең һөнәри эшчәнлеккә бәйле. Бүген разведка эшләренең заманча технологияләре һәм ысуллары яңа офыклар ачуга ярдәм итә. Яңаны булдыру юлындагы хезмәтегез, фәнни фаразларыгыз, энтузиазм, намуслы һәм фидакарь булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт!
Уңышка ышанычыгыз беркайчан да кимемәсен, тормыштагы энергиягез яңа ачышларга көч биреп торсын! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм, гомумән, иң изге теләкләр телибез!