Чаллыда укучылар арасында батареяләр җыю буенча конкурс башланды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

“Бүген без, тәүге 19 мәктәпкә батареяләр җыю өчен савытлар тапшырып, шәһәр өчен бик тә файдалы акцияне башлап җибәрәбез”, – дип сәламләде тантанага җыелучыларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов. Хәзер мәктәп укучылары 2 ай дәвамында батареяләр җыячак, ә май азагында йомгаклар ясалып, иң актив укучы һәм иң актив мәктәп билгеләнәчәк. Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Шулай ук табигатьне саклау  акцияләренең даими оештыручысы һәм даими катнашып килүче – Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” Чаллы мәктәпләре өчен махсус приз булдырган. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә иң күп батарея җыеп тапшырган мәгариф учреждениеләре укучыларына компьютер тапшырылачак. 

“Бездә чын мәгънәсендә экологик яз башланып китте. Без бу конкурсны ачып, хөрмәтле коллегаларыбыз – “Дюрасел Раша”, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Чаллы администрациясе, иҗтимагый оешмалар белән тагын бер адым алга атлыйбыз. Балаларыбызның һәм алдагы буыннарның киләчәге өчен бик мөһим әйбер бу. Без сөекле укучыларыбызның үз-үзләрен тотышының яңа моделен булдыру – табигатькә, шулай ук икенчел ресурсларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү эшен башлап җибәрәбез”, – дип билгеләп үтте “Гринта” генераль директоры Светлана Ярлыченко.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International