Мамадыш шәһәре мәктәпкәчә учреждениеләре педагоглары, башлангыч сыйныфлар укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирүче педагогларның әнә шундый темага район семинар-практикумы булып узды. Чарада Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашты. “Семинар экологик тәрбия мәсьәләләрендә һәр педагогка үзенең ни дәрәҗәдә компетентлы булуын барлау һәм, бәлки, аны берникадәр үстерү, шушы тема буенча педагогик процессның нәтиҗәсен яхшырту максатыннан эшчәнлекнең төрле формаларыннан файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирде”, – ди чараны оештыручылар. Чара программасында кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы мәсьәләләрен карау да күздә тотылган иде. Семинар-практикумда күтәрелгән мәсьәләләр беркемне дә битараф калдырмыйча, чарада катнашучыларның экология мәсьәләсендә компетентлыгын үстерүгә ярдәм итте. Ахырда педагогларга үзләренең эшчәнлеге өчен кирәкле методик һәм нәфис әдәбият күргәзмәсе белән танышу тәкъдим ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте