Безнең һәркайсыбыз чисталыкта яшәргә омтыла. Экологлар территорияне җыештырырга чыкты

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре бүген эш атнасын чисталык урнаштырудан башлап җибәрде. Экологлар Министрлык территориясендә кар таратты һәм чүп-чарны җыйды. Безнең һәркайсыбыз чисталыкта яшәргә омтыла – табигый теләк бу, дигән фикердә ведомство белгечләре. “Республикабызда 4 миллионлап кеше яши. Аларның һәркайсы һәр көн саен берәр генә чүпне җирдән алып, тиешле урынга китереп ташласа, тирә-юнебез чистарачакмы? Һичшиксез, чистарачак!” – ди  экологлар.

Әйтергә кирәк, җәй алдыннан республикабызның барлык районнарында территорияләрне чистарту буенча шимбә һәм чәршәмбе өмәләре уздырылып килә. Санитария-экология икеайлыгы кысаларында табигатькә битараф булмаган барча кеше территорияләребезне чистарту эшенә кушыла ала.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International