Игътибар! Сезне фототозак “сәламли”! Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Жемчужная урамына (биредә яшәүчеләрдән, кайбер адәмнәрнең, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга ташлап калдыруларыннан зарланып, шикаятьләр бик еш алына) яңа фотокапкын урнаштырды.
“Фототозаклар берничә яшерен урынга урнаштырылды. Беренче чиратта, алар транспорттан чүп ташлап калдыручыларны фотога төшерәчәк – мондыйларны дәүләт номеры буенча эзләп табуның бернинди дә кыенлыгы юк”, – ди 3 разрядлы өлкән белгеч Фәнзил Хаҗиев.
Бүген Татарстанда фотога төшерү өчен 21 камера кулланыла. 2018 елда шулар ярдәмендә табигатьне саклау законын бозуның 123 очрагын ачыклауга ирешелгән, 103 беркетмә төзелгән.
Фототозакны, иренмичә, сайлап алынган яшерен урынга кую гына кирәк. Кагыйдә буларак, нәтиҗәсе озак көттерми. Прибор агач яки багана башына каеш белән эләктереп куела яки бик әйбәтләп яшерелә. Күзәтү камерасының эшләү рәвеше бик гади: хәрәкәт датчигы ярдәмендә фотога төшерә, шуннан фотосурәтләр автомат рәвештә экологлар компьютерына җибәрелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте