Татарстанда “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал!” эко-марафонына йомгак ясалды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

113 тонна макулатуры – кисеп ташлаудан йолып калынган 1100 агач дигән сүз. Татарстан Республикасында үткәрелгән “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал!” Бөтенроссия эко-марафоны этабы нәтиҗәләре әнә шундый. Республикабызның уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, барлык торак пунктлар предприятиеләре һәм компанияләре бер ай дәвамында, алга таба файдалану максатыннан, катыргы һәм кәгазь җыюда катнашты. Акция төбәк районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1.Әлмәт районы

2.Арча районы

3.Буа районы

4. Югары Ослан районы

5.Кайбыч районы

6.Ютазы районы

7. Минзәлә районы

8.Балтач районы

9. Чаллы ш.

10.Зәй районы

11.Алексеевск районы

12.Аксубай районы

13.Нурлат районы

14. Түбән Кама районы

15. Яшел Үзән районы

16.Тукай районы

17.Баулы районы

Акциядә катнашучыларның барчасына Рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә – кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

 “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал!” эко-марафоны халыкта макулатура җыю традициясен яңарта. Бу исә кәгазь җитештерүчеләргә – кыйммәтле агач чималын, ә планетабызда яшәүчеләргә – планетабыз ресурсларын янга калдыру мөмкинлеге бирә. Акция шулай ук калдыкларны аерып җыю тармагын булдыру программасының бер өлеше булып та тора әле. Бүгенгә акция Россия Федерациясенең 25 субъектында уңышлы төстә үткәрелеп килә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International