“Табигатьнең чисталыгы үземнән башлана.” Буада мәктәп укучылары табигатьне саклау буенча проектларын яклады

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Буада “Мавыктыргыч итеп укыйбыз” дигән девиз белән экологик чара булып узды. Биредә Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең экологик проектларын яклады. Барлык хезмәтләр баланың үз-үзен әйләнә-тирә мохитнең бер өлеше итеп сизүенә, гамәлләре өчен гражданлык җаваплылыгы тоюына ирешүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында һәрбер сыйныфның хәбәрчеләре сыйныф маршруты, уңышлары, мавыктыргыч дәресләрдә үзләштерелгән яңа белемнәре турында мәгълүматлар җыйды. Алар шулай ук мәктәп газетасын да чыгарды. Шулай итеп, балалар экология турында төп төшенчәләрне, урман һәм анда яшәүчеләр турында бик яхшы белүләрен күрсәтте. Шулай ук яфраклы урманның ылыслысыннан ничегрәк аерылып торуы турында фикер алышты, шуннан соң, “Яфраклы”, “Гөмбәле”, станцияләрендә, “Кыргый хайваннар станциясе”ндә, “Кошлар станциясе”ндә булып, яшеллек дөньясына сәяхәт кылды.  Чара азагында балаларга каен яфрагы “бите”нә табигатькә теләкләрен язып, аны мәктәп китапханәсендә “үсеп чыккан” “Теләкләр агачы”на элеп кую тәкъдим ителде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International