ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эко-тәрбиянең нәтиҗәсен яхшырту буенча фикер алышу булды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы барышында “Мәктәптә экология” проекты кысаларында уку кулланмаларын эшләү мәсьәләсе каралды. Чарада министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Иҗтимагый совет рәисе Евгений Игонин, КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов, иҗат берләшмәләре вәкилләре катнашты. Утырыш барышында үсеп килүче буынны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүгә комплекслы якын килү: эш дәфтәрләрен булдыру, интерактив уеннар һәм интернет-сайтлар эшләү тәкъдим ителде. Утырыш барышында шулай ук Иҗтимагый советның еллык эше турында Евгений Игонинның хисабы тыңланды һәм 2019 елга Эш планы расланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International