Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары һәм “Росрыболовство” Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, балыкларның һавасызлыктан интегеп үлүләрен кисәтү эшләре кысаларында, Югары Кабан күле бозында йөздән артыграк чокыр тишкән.
Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары Казан шәһәренең Изумрудное күлендә дөнья рекорды куйган.
Казандагы бер предприятие лицензия алмаган килеш кенә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен 800 мең сум штраф түлиячәк. РТ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.
2018 елның ноябрендә Буа районы Яшевка авылындагы гидротехник корылмадан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 8310 данә балык һәлак булган. Авылда яшәүчеләрдән телефон аша алынган хәбәрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторларыннан һәм “Росрыболовство” ТР буенча идарәсе белгечләреннән торган комиссия тикшергән.
11 596 м3 мәйданда законсыз төстә известьташ чыгарылган. Әлмәт районында гомумтаралган казылма байлыкка кул сузу факты буенча җинаять эше кузгатылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Новотроицкое» җир асты биләмәсендә гомумтаралган файдалы казылма чыгаруның тәүге очрагын узган елның август аенда теркәгән.
“Дөнья картасына күз салыгыз әле. Анда күк төс өстенлек итә. Бу – су: океаннар, диңгез, күл, елгалар. Планетабызда тулы бер су патшалыгы хөкем сөрә,” – Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылының балалар бакчасындагы дәресне әнә шундый сүзләрдән башлап җибәрде.
Узан елның көзендә Әлмәт шәһәрендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган. 3542 кв.м мәйданда деэмульгатор базасын сүткәндә химик матдәләр тутырылган 15 резервуар табылган.
Бүген мәктәп укучыларының “Зилант” ХIХ шәһәр экологик форумына 400дән артыграк вәкил җыелды. Биредә 6-11 сыйныф укучылары экология өлкәсендәге уңышлары: хайваннар һәм туфракка тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәләре белән, табигатьне саклау турында хисаплары белән таныштырды.
Чаллыда төнге рейд барышында пычрак карны тиешсез урынга бушатып калдырырга маташкан чагында 8 машина йөртүченең юлына аркылы төшелгән. Кар аударып калдыру ихтималы зур булган урыннарга төнге рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары үткәргән. Экологлар кар төягән машина күренүгә, шундук яшерен генә күзәтү оештырган. Шуңа күрә бер генә машина йөртүче дә закон бозу урыныннан качып китә алмаган.
Республикабызның Әлмәт районы Колшәрип авыл җирлеге территориясендә законсыз чүп өеме ясалу турында эшне тикшерү дәвам итә.