Буа шәһәренең яшь экологларына планетаны ничек итеп чиста тоту турында сөйләделәр

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Буада Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп укучыларына табигатьне саклау һәм яклау, Җирнең генофондын саклау, дөньякүләм һәм илебезнең Кызыл китапларын эшләү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләп үтелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре 6нчы сыйныф укучылары өчен “Чиста планета” дтгән темага экология дәресе уздырды. “Әйләнә тирәлегебез – кешенең яшәү һәм эшчәнлек алып бару мохите. Табигый мохитне дә, ясалма (техноген) мохитне дә үз эченә ала ул”, – дип башлады сүзен экологлар. Әңгәмә барышында алар укучыларга табигый байлыкларны саклау чаралары: калдыксыз технологияләр һәм чистарту корылмаларын булдыру, җирләрне рекультивацияләү һәм сакланылышлы территорияләр (тыюлыклар, милли парклар), сирәк очрый торган һәм бетеп баручы хайваннар, үсемлекләр  үрчетү-үстерү үзәкләрен булдыру буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Шулай ук яшь экологлар җәйге сезонда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды: аларга, пикниклардан соң табигатьне чүпләп калдырмаска, урманда учаклар якмаска, дип аңлатылды, шул ук вакытта балалар Мәктәп эко-патруленә кушылырга чакырылды.

“Чиста су, һава, туфрак – сәламәтлек  һәм озын гомер, бәхетле тормыш нигезе. Планетага карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт булдырганда, тырышлыкларыбызны берләштереп, әйләнә-тирә мохитебезне саклап кала алачакбыз”, – дип төшендерергә тырышты балаларга экологлар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International