Татарстан Республикасы Югары суды Башкортстан предприятиесенең Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлешен (“Җирләрне рекультивацияләү буенча бурычларны, җирләрне яхшырту һәм туфракны саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмәү”) бозуда гаепле дип тану турында Әлмәт шәһәре суды карарын үз көчендә калдырган.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең инде 2018 елда ук табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклауларын исегезгә төшерик. Оешма Әлмәт шәһәрендә техник күкертне саклау өчен склад бүлмәсен арендага алып торган. Әмма, экологлар ачыклаганча, күкертле капчыклар склад тирәсендә ачык һавада бернинди саксыз-нисез аунап яткан. Ә техник күкерт 4нче хәвефлелек классына керә. Оешма милекче таләбе буенча складтан китәргә мәҗбүр булган, әмма төяү-бушату эшләре вакытында күкертнең бер өлеше җиргә коелып калган.Тик компания җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча бернинди дә чаралар күрмәгән. Шуңа күрә, административ штрафка тартылып, 400 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. ТР Югары суды карары үз көченә кергән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте