“Кара” байлык. Әлмәт районында тимер ватыгын законсыз казып алу очрагы буенча тикшерү алып барыла

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Әлмәттә билгеле бер адәмнәр, үзләренә байлык эзләп,  1188 кв.м мәйданда туфракның астын өскә китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Русское Сиренькино авылыннан 500 метр чамасы ераклыкта, элекке ферма территориясендә, кара металлны казып алу фактын теркәгән. Казып чыгарылган тимер ватыклары өеп куелган, ә кирпеч һәм бетон калдыклары җиргә ыргытып калдырылган.  Бу – табигатьне саклау законын бозу, ди экологлар.  Тәгаенләп әйткәндә, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясын бозу. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе органы инспекторлары тикшерү барышында экскаваторчының кушылганны эшләүче генә булып торуын, җир кишәрлегендәге эшләрнең Әлмәттәге бер оешма директоры таләбе белән алып барылуын ачыклаган. Хәзерге вакытта экологлар административ тикшерү үткәрә. Гаепле затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”),  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясы (“Җирләрне бозу”) буенча административ җаваплылык яный.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International