11 май – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырылган көн. Ведомство инде менә 2001 елдан бирле (элегрәк – Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурслары министрлыгы иде) республикабызның табигый байлыклары сагында тора. Табигатьтән файдалануның икътисади механизмын камилләштерү, республикада әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик белем бирү буенча республиканың киң колачлы программаларын тормышка ашыру элек-электән үк Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлеше булды. Россия һәм Татарстанның яңа дәүләтчелеген булдыру шартларында 1992 елда гражданнарның уңайлы, имин әйләнә-тирә мохиткә хокукын, киләчәк буыннарның табигать байлыкларыннан файдалануга хокукын билгеләгән Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү бу җәһәттән төп рольне уйнады.
Татарстанда экология кластеры оештырылды. Аның төп буыннары – табигатьне саклау чараларының озак срокка исәпләнгән программаларын тормышка ашыручы һәм техноген йогынты кимүгә үзләреннән саллы өлеш кертүче зур предприятиеләр, үз территорияләренең санитария-экология иминлеген тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшчәнлекне фәнни яктан тәэмин итүче ТР Фәннәр академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, барлык дәрәҗәләрдәге мәгариф учреждениеләре һәм беренче чиратта – республикабызның әйдәп баручы вузлары, ТР территориясендә экологиягә контрольлекне һәм күзәтчелекне хәл итүче федераль һәм төбәк органнары, иҗтимагый экологик оешмалар.
Бу айда тагын бер экологик дата бар әле. 12 май ул. Бу көнне Россиядә, Украина, Белоруссиядә һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлегенең башка илләрендә Экологик белем көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә экология белемнәре кешегә табигатькә карата зарарлы гадәтләрнең ниндирәк һәлакәтләргә китерү ихтималын аңлау; аларның аянычлы нәиҗәләреннән ничегрәк котылып булуына төшенү мөмкинлеге бирә. Экологик культура булдыру – экологик белем бирүнең иң югары максаты әнә шул. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үсеп килүче буын белән эшләүгә зур игътибар бирә. Республикабызның барлык районнарында мәктәпләрдә экологик белем үзәкләре эшләп килә. Бүгенгә 96 мәктәп укучылары экология белемнәрен үзләштерә. 2019 елда 12 меңнән артыграк укучы белән 700 дән артыграк дәрес үткәрелде инде.