ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Камада Соболеково юлы буенда рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өеменә тап булган. Чүплек мәйданының 850 кв. м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. “Әлеге территория автомобиль шиннарын җитештерүче предприятиегә карый. Калдыклар составына морфологик анализ ясау барышында калдык өеменең кышын барлыкка килүе һәм язга кадәр кар астында ятуы билгеләнде”, ди дәүләт инспекторы Людмила Наякшина. Экология законын бозу факты буенча вазифаи һәм юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ тикшерү кузгатылган, эш материаллары ТР Түбән Кама шәһәр судына тапшырылган, закон бозучыларга 110 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук бүген предприятие чүплекне юкка чыгару белән мәшгуль.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте