Бүген Спортның ишкәкле көймә төрләре үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74 ел тулуга багышланган ярышлар булып узды. Спорт ярышларында балалар-яшьләр спорт мәктәбе укучылары, ишкәкле көймә спорты ветераннары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Зарница” җитештерү берләшмәсе, Марко Групп компаниясе хезмәткәрләре, шулай ук күрше төбәкләрдән – Түбән Новгород өлкәсе һәм Мари Иле Республикасыннан килгән егет-кызлар катнашты. Ярышларга җыелган халыкны Бөек Ватан сугышы ветераны, байдарка һәм каноэда ишкәк белән ишү буенча СССР спорт мастеры Александр Павлов, ТР Байдарка һәм каноэда ишкәк белән ишү федерациясе башкаручы директоры Андрей Зарубин сәламләде.
Турнир йомгаклары буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы үзешчән-катнашучылар арасында “Дракон” көймәләрендәге ярышларда җиңү яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерларны Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Павлов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры, ТР Байдарка һәм каноэда ишкәк белән ишү федерациясе президенты Александр Шадриков бүләкләде. Министр, турнирда ктнашучыларны котлап: “9 май – Россиядә яшәүче һәрбер кеше өчен ватанпәрвәрлек рухындагы иң бөек бәйрәм. Ветераннарыбыз тарафыннан 1945 елда яуланган бөек Җиңү өчен Сезгә, хөрмәтле Александр Сергеевич, сугышта катнашучыларның барчасына һәм тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Халкыбызның бөек җиңүе турында беркайчан да онытмау – һәркайсыбызның изге бурычы. Кадерле ветераннарыбыз, безгә тормыш-яшәеш, ирек, тыныч күк йөзе бүләк иткәнегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!” – диде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте