ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы янгын куркынычы арту турында искә төшерә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы май ае яллары алдыннан республикабызда яшәүчеләргә һәм кунакларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм урманнарда учак якмаска, ут белән бик сак эш итәргә өнди.

Янгын куркынычы янаган чорда куе агачлыкта учак ягарга; урманда кабызган шырпы ташлап калдырырга, ачык уттан файдаланырга; шешәләр яки пыяла ватыклары ташлап калдырырга (пыяла кояш нурларын үзендә туплап, ут чыгарырга һәм кипкән үләнне яндырырга мөмкин) ярамый.

Табигатьнең штаттагы җыештыручылары юк. Үзегез белән капчык алып, барлык чүбегезне – пластик савытлар, калай банкалар, алюминий фольгалы сок пакетларын шунда җыегыз. Кәгазьдән аермалы буларак, аларны һич кенә дә җиргә күмәргә яки яндырырга ярамый.  Янганда, пластик, резина һәм майлы буяу белән буялган әйберләр агулы матдәләр бүлеп чыгара. Табигатьне саклау – үзегезне һәм шулай ук якыннарыгызны саклау дигән сүз ул!

Урманда янгын чыгу очрагына тап булганда, урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Урманнарны саклау буенча “Туры линия” телефоны – 8-800-100-94-00.

Урманнарда һәм аларның тирәлегендә ут белән саксыз эш иткән өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, учаклар кабызган, чыбык-чабык, кипкән үлән һәм тиз кабынып китүчән башка әйберләр яндырган өчен закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International