ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск шәһәре башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Лениногорск районы Камышлы елгасының су саклау зонасын тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклаган. “Уртак рейд барышында су объекты яры буенда гражданнарның су объектына һәм аның яр буе полосасына килү юлын ябу, моннан тыш биредә төзелеш калдыкларын китереп өю фактлары ачыкланды. Шулай ук гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен елгадан насос ярдәмендә су суыртулары, шәхси йортлардан Камышлы елгасына канализация торбалары сузулары билгеле булды. Шул ук вакытта, РФ Су кодексы нигезендә, су саклау зоналары чикләрендә хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне чикләүләр кертелә”, – ди Румия Минязова. Белгечләр табигатьне саклау законын бозу буенча барлыгы 15 очракны ачыклаган. 7 милекчегә урында ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларны пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) саегуга китерердәй дәрәҗәдә бозу”) буенча беркетмәләр төзелгән. Закон бозуда гаепле милекчеләрнең калганнары административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен үзләре килергә тиеш. Экология законнарын санга сукмаучыларга штрафлар билгеләнә, табигатьне саклау кагыйдәләрен үтәмәү фактлары буенча билгеләнгән срокта тиешле чаралар күрү бурычы йөкләнә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте