Александр Шадриков Мәскәүдә Куйбышев сусаклагычының эш режимнарын җайга салу буенча Татарстан позициясе белән таныштырды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг буенча федераль хезмәт вәкилләре, Су ресурслары федераль агентлыгы белгечләре, шулай ук Идел елгасындагы су биеклеге үзләренең сәнәгате эшчәнлегендә төп күрсәткеч булып торган Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре катнашты.

Утырышта бу мәсьәләдә Татарстан Республикасы фикере белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков таныштырды. Министрның чыгышын тыңлаганнан соң Су ресурслары федераль агентлыгы комиссиясе әгъзалары Идел-Кама каскады сусаклагычлары биеклеген килештерү турында карар кабул итте.

Идел елгасында һәм Куйбышев сусаклагычында су биеклеге кимү, аерым алганда, бу язда аномаль дәрәҗәдә җылы булуга, шулай ук Идел елгасы буйлап түбәндә урнашкан төбәкләрнең авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен суны җибәрүгә бәйле. Бүгенгә сусаклагычтан суны җибәрү һәр көн саен кими һәм 2019 елның 8 маеннан 2019 елның 21 маена кадәрге чорда 18000дән 4000 м3/с күләменә калачак, һәм фәкать электр энергиясен эшләп чыгару ихтыяҗлары өчен генә хәл ителәчәк. Бу якынча 12000-14000 м3/с күләмендә суның артуы белән бергә, Куйбышев сусаклагычын тулыландыру режимына күчерү мөмкинлеге бирәчәк. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International