Нәни чактан ук экологияне кайгырту зарурилыгын белүче буын үсеп килә! Буа балалар бакчасында эколяталар бәйрәме узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында сабыйларны экология отрядлары сафларына кабул итү тантанасы узды. Чара кысаларында балалар тылсымлы урманга мавыктыргыч сәяхәт кылып, анда әкият герое – Лесовичок белән очрашты, әкият герое белән бергәләшеп, “Планетаны буя”, “Урманны чүптән чистартабыз”, “Кош тавышлары” дигән уеннар уйнады, экологик мәсьәләләр чиште. Шуннан соң сабыйларны “Эколята – табигатьне саклаучылар” сафларына кабул итү булды: балалар һәм аларның тәрбиячеләре табигатьнең тугры сакчылары булуга ант итте. Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре сабыйларга эмблемалар тапшырды һәм галстуклар бәйләде. Бәйрәм ахырында табигатьне саклаучы нәниләрнең һәркайсы яшь табигать сакчыларының тантаналы гимнын башкарды. Балаларның, “Эколята” булгач, табигатьне саклаучы һәм яклаучы кешеләр җәмгыятенә керүләрен, ә мондыйларга табигатькә карата бары тик игътибарлы, ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәтнең хас булуын аңлаячагына өметләнәбез.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International