Александр Шадриков: “Түбәнчелек белән сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннарыбыз!”

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, республикабызда яшәүчеләр! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме – Җиңү көне белән эчкерсез котлыйм! Илебездә яшәүче һәркем өчен иң әһәмиятле, иң дулкынландыргыч көн бу, һәм без аны Ватаныбызның данлыклы саклаучыларын гаять зур ихтирам-хөрмәт белән искә алу көне буларак билгеләп үтәбез.  Җиңүнең безгә нинди зур корбаннар бәрабәренә килүен беркайчан да онытмыйбыз һәм ветераннарыбызга  җылы рәхмәт сүзләрен җиткереп, иминлек, күңел җылысы, тыныч күк йөзе телибез! Безне үз Ватаныбызга карата горурлык хисләре берләштерә, һәм без күп милләтле халкыбызның бетмәс-төкәнмәс көч-куәтенә ышанып яшибез. Бу җылы май көнендә сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, якыннарыгызның кайгыртуын һәм яратуын телибез! Сугыш авырлыкларын җиңәргә булышкан бик зур рухи көчегез, күңел түрләрегездә сакланып, яшь буынга тапшырылсын иде! Барлык геройларга, әлеге бөек көнне күрүгә насыйп булмаганнарның барчасына мәңгелек дан!

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International