ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәре тирәсендә йөк машиналарының тиешсез урынга чүп бушатып ятуларына тап булган. Туфрак катыш бетон һәм агач калдыклары, полимер пленка, кара металлдан эшләнгән әрҗә-савытлар белән барлыгы 940 м2 мәйдандагы территориянең чүпләнүе исәпләп чыгарылган. Шуның 300 м2 чамасы мәйданда калдыкларның туфрак өстендә аунап ятуы билгеләнгән.
Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбе укучылары, утильләштерү өчен, 50 кг батарея җыйган. Мәктәп укучыларыннан торучы эко-отряд бу эшне инде узган елда башлап җибәргән. “Без һәр көн саен батареяләрдән файдаланабыз. Әмма яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын нишләтергә икәнен күпләребез белми. Аларны гадәти чүп белән бергә ыргытырга ярамый, чөнки батареяләрдә экология өчен зарарлы матдәләр күп”, – ди укучылар.
Кичә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президиум советы утырышын үткәргән. Бу хакта Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. “Экология илебездә яшәүче һәрбер кешегә кагыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән күзәтчелек чаралары барышында Лениногорск нефть-газ чыгару предприятиесендә бер торбаүткәргеченең тишелүе ачыкланган. “Торбаүткәргечнең бер өлешендә герметиклык югалуга бәйле авария Дала Зәе елгасының яр буе саклау полосасында килеп чыккан.
“Хисап елында, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны дәүләти җайга салу максатыннан, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең чик күләмнәре нормативларын билгеләү һәм зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәт алу буенча 417 материал карап тикшерелде, 402 рөхсәт бирелде, икесенең гамәлдә булуы туктатылды”, – дип билгеләп үтте әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлеге начальнигы Сергей Богатырёв.
28 февральгә кадәр Абрамцево имәнен яклап тавыш бирергә ашыгыгыз! 2019 елда Европа агачын сайлап алу буенча абруйлы халыкара бәйгедә Россиядән кандидат-агач ул.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 336 мөрәҗәгать кергән. Шуның 17се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Яшьләрнең ихтыяри эко-отрядлары тормышта экологиягә сакчыл карашны популярлаштыруны дәвам итә. Greent бәйгесендә катнашучылар – 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр, командаларга берләшеп, яшьтәшләре өчен икенчел чималны җыю буенча акцияләр һәм эко-квестлар оештырып килә.
Кама буе территориаль идарәсе инспекторларында Чаллы шәһәре “Мастер” Кама индустриаль паркы предприятиесенең экология таләпләрен үтәвенә шик туган.
“Орион” яшьләр үзәгендә плакатлар бәйгесенә йомгак ясалган. Чаллы, Минзәлә һәм Алабуганың мәгариф учреждениеләрендә укучыларга кәгазь калдыкларыннан икенчел файдалану темасына иҗади сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителгән. Бер ай эчендә бәйгене оештыручылар исеменә 43 хезмәт кабул итеп алынган. Җиңүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш бирү юлы белән билгеләнгән.