Татарстанда эшкә яраксыз химик ток чыганакларын җыю буенча күпме пункт ачылачак һәм алар кайда урнаштырылачак? Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән эшлекле киңәшмә кысаларында әнә шушы һәм республикабызда яраксызга чыккан батареяләрне аерып җыю, туплауның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру ягыннан башка мәсьәләләр каралды.
Туып үскән якның табигате белән танышу, тыюлыклар буенча экскурсияләр, экологлар белән очрашулар һәм тарафдарларың белән танышу. Яшь активистларны “Яшь натуралист” фестивалендә әнә шулар көтә. Фестиваль 15-17 март көннәрендә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында (Биектау районы, Крутушка бистәсе) уздырыла.
2019 елның 25-26 март көннәрендә Мәскәүдә “Экология” X Халыкара форумы үткәрелә. Форум Россияне экологик яктан үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә багышланып, “Экология” илкүләм проектының барлык тематик юнәлешләре буенча дискуссион чаралар комплексын үз эченә ала.
Татарстанда әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтүнең территориаль системасы ничек эшли, “Экология” илкүләм проекты буенча төбәктә нәрсәләр планлаштырылган һәм үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләү буенча нинди эшләр алып барыла?
Пластиктан баш тарту бик әйбәт анысы, тик менә дөнья икенче чиккә ташланмасмы – кәгазьне, димәк, агачны, яшеллекне кирәгеннән артык дәрәҗәдә куллана башламасмы?
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы анда: “Кешеләребез экологик иминлек мәсьәләләренә карата торган саен зуррак таләпләр куя”, – дип билгеләп үтте.
Үзләренең территориясен чистартканнар, шул ук вакытта иҗтимагый территорияне пычратып куйганнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре буенча рейд үткәрү барышында производство базасы территориясен чистартканнан соң хасил булган кар өеменә юлыккан.
Бүген мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге XХV Идел буе фәнни-экологик конференциясенә Татарстаннан, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 150дән артыграк укучы җыелды. Биредә балалар агроэкология, тау, сәнәгать һәм химия экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды.
Кеше планетаның “кыяфәтен” ничек үзгәртә ала, чүпне аерып җыю һәм өмәләрдә катнашу нигә кирәк? Чирмешән лицее укучылары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә әнә шушы һәм экологиягә кагылышлы башка сорауларга җаваплар эзләде.
Бүген “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында лагерьның балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдәге роле, балалар һәм педагогик коллективлар белән идарә итү турында сөйләшү булды. “Лагерьның балалар һәм яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштырудагы роле” дигән темага уздырылган республика ачык семинарына 150ләп балалар һәм яшьләр ялын оештыручы җыелды. Болар – ТР төрле районнарыннан һәм РФ төбәкләреннән профильле программалар, лагерьлар һәм ял базалары җитәкчеләре, педагог-оештыручылар.