ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында “Case-in” Халыкара чемпионатының сайлап алу этабы үткәрелә. Чемпионат “Тау эше”, “Геология-разведка”, “Нефть-газ эше” һәм “Металлургия” юнәлешләре буенча белем алучы вузлар студентлары һәм аспирантлары өчен тәҗрибә юнәлешендәге мәгариф проекты булып тора.

Әлмәт шәһәре 34нче балалар бакчасында “Экояз 2019” кысаларында “Табигатькә күңел бир!” экологик квесты булып узды. Балалар чүпне аерып җыю, калдыкларны икенчел куллану күнекмәләрен үзләштерде, үсемлекләрне карарга-тәрбияләргә өйрәнде.

Минзәлә районы “БЕРЕЗКА” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән, битараф булмаган барча кешене өмәләрдә катнашырга өндәп, “ЭкоЯз – 2019” сантария икеайлыгы кысаларында флешмоб үткәрелде.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары  Сергей Ястребов  килде. Ведомство җитәкчесе урынбасары “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыятен оештыруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында катнашу кысаларында Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенең башлануы турында игълан итмәкче. Бәйгедә катнашуга республика мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү, “Экояз” республика акциясе кысаларында, 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр хәл ителә.

Әлмәт районының “Дюймовочка” 1нче балалар бакчасында балаларның экологик культурасын үстерү һәм аларга иң гади экологик белемнәрне сеңдерү өчен “Табигатькә күңел бир!” дигән экологик квест булып узды.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Арча районында яшәүчеләргә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде.

Буа шәһәре “Солнышко” балалар бакчасында, игътибарыбызны экология, туып үскән төбәгебезнең чисталыгын һәм гүзәллеген саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, экология дәресе булып узды. 

Ел башыннан бирле экологлар җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозуның 128 очрагын ачыклаган инде.

Игътибар! Сезне фототозак “сәламли”! Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары  Жемчужная урамына (биредә яшәүчеләрдән,  кайбер адәмнәрнең, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга ташлап калдыруларыннан зарланып, шикаятьләр бик еш алына) яңа фотокапкын урнаштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International