ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Промышленная урамында урнашкан предприятиеләрнең берсенә карата шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Чистай шәһәре 20нче балалар бакчасында “Планетаны коткарабыз” дигән темага экология дәресе үткәрелде. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре, шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле күзәтчелек чаралары барышында  рөхсәтсез 43 калдыклар өемен ачыклаган.

14-17 май көннәрендә Түбән Новгородта “Бөек елгалар (экология, гидрометеорология, энергетика иминлеге)’ICEF” дигән 21нче Халыкара фәнни-сәнәгать форумы үткәреләчәк.

Экология карата сакчыл караш инде балачактан ук тәрбияләнелергә тиеш. Шуны истә тотып, Буаның балалар бакчасы педагоглары “Экояз – 2019” кысаларында, ата-аналар белән бергәләшеп, алга таба беркемгә һәм бер нәрсәгә дә куркыныч тудырмастай  итеп утильләштерү өчен, файдаланылган батареяләр җыюны оештырды.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт районында яшәүчеләрне табигатьне саклау законы мәсьәләләре буенча ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов кабул итте. Кабул итүдә Колшәрип авылында эчәр суның сыйфаты, Сабанчы авылында карьеры эше мәсьәләләре каралды.

“ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумына яшьләр экологик берләшмәләре вәкилләре һәм студентлар, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары чакырыла.

Лениногорск районында, санитария-экология икейлыгы кысаларында, өмә үткәрелде. Биредә оешмалар һәм предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренә билгеләнгән парклар һәм урамнар территорияләрен җыештырырга чыкты.

Мәктәпкә кадәрге балачак еллары экологик белем һәм тәрбия бирүдә аерым бер зур урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы елларда кешенең дөньяга карашына нигез салына, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәте формалаша. Шуны истә тотып һәм сабыйларның игътибарын үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, Чистайның “Мозаика” 20нче балалар бакчасында “Беренче чәчәкләрне саклыйк” дигән табигатьне саклау акциясе уздырылды.

Нәниләр урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды һәм аларга табигатьнең кеше тормышындагы роле турында сөйләп үтелде.Чистай шәһәренең 22нче балалар бакчасында язгы урманга виртуаль сәфәр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International